Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

"Җомга көн кич белән"

Китапханә, мәдәният йортлары белән берлектә район күләмендә уздырылган ,,Җомга көн кич белән” исемле авыл җирлекләренең иҗат  концерты  булды. Тамашачыларга «Туган як бизәкләре» исемле күргәзмә –стенд белән, авылдашларыбызның иҗат эшчәнлеге, кул эшләре  тәкъдим ителде. Җирлеккә караган авылларның тарихы тупланды. Кичә туган ягыбызның истәлекле урыннары, күренекле шәхесләре, җирлек тормышының үткәне һәм бүгенгесе турында әзерләнгән презентация белән алып барылды.Музыкаль композиция,җыр-бию, нәфис сүз, фольклор чыгышларның һәрберсе тамашачының  көчле алкышлары белән бәяләнде.