Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

«Без - Тукай оныклары»

Бөек  татар шагыйре Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланган «Без -  Тукай оныклары» дип  исемләнгән әдәби - музыкаль кичә үтте. Тамашачыларга «Тукай -  безнең йөрәкләрдә» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Балалар Тукайның “Бала белән күбәләк”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Су анасы”, “Шүрәле” һәм башка әсәрләрен бик матур итеп сәхнәләштерделәр. Яшь буынның Тукай әсәрләрен яхшы белүләре, шагыйрьнең әсәрләрен яратып матур әдәби телдә  укулары бик куанычлы. Тукай иҗаты – милләтебезне, әдәбиятыбызны киләчәк буыннарга җиткерү юлында һәркайсыбызга илһам чишмәсе булып тора.