Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

"Юлларыбыз чиста булсын!"

Яз җитү белән тирә-якны чистарту өмәләре башлана. Рәсми игълан ителгән шимбә өмәләреннән тыш та әллә күпме өмәләр үтә әле ул. Носы авылында оешма хезмәткәрләре, җәмәгатьчелек мондый чараларда актив катнаша. Алар үз территориясендә генә түгел, тирә-якны да тәртипкә китерә. Районда санитар-экологик ике айлык кысаларында Носы – Сәрдәбаш трассасы буенча юл кырларыннан чүпләр җыелды.