Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

“Җирле үзидарә: үткәне, бүгенгесе”

21нче апрель көнне район муниципалитетлары  үзләренең һөнәри бәйрәмен - Җирле үзидарә көнен билгеләп үтәләр. Җирле үзидарәләр авыл тормышындагы проблемаларны хәл итә. Бу бәйрәм шушы өлкәдә эшләүчеләрнең генә бәйрәме түгел, ә бәлки үзе яшәгән җирлекнең тормышы белән кызыксынган, аны кайгырткан һәр кешенеке дә. Шул уңайдан, Шушмабаш  авыл җирлегенә кергән Носы авылында  әйдәп баручы белгеч Шайхутдинова Мөнирә Габделхәй кызы катнашында очрашу булып узды.Ул чарада катнашучыларны җирле үзидарәнең тарихы, агымдагы елда планлаштырылган эшләр белән таныштырды һәм җирле үзидарә эшенә кагылышлы сорауларга җавап биреп үтте. Мәдәният  хезмәткәрләре, мәдәният йортында “Җирле үзидарә: үткәне, бүгенгесе” дип исемләнгән күргәзмә – стенд эшлэнде,. Обзор ясалды.