Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

«Космос дөньясы»

Космонавтика көне уңаеннан,  «Космос дөньясы» дип исемләнгән тематик кичэ үткәрелде. Балаларга  презентация күрсәтелде. Галәмгә кагылышлы сораулар, табышмаклар аларның белем дәрәҗәләрен үстерүгә юнәлдерелде. «Галәмнәр илендә» темасы астында рәсем ясау да оештырылды. Могҗизалы космос иленә ясалган сәяхәт балалар күңеленә хуш килде.