Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

"Мәдәни мирасларга сәяхәт"

21 октябрь көнне Носы мәктәбендә мәдәни дәрес узып , 1 – 4 сыйныф укучыларына “Укучының мәдәни көндәлеге” тапшырылды. Бәйрәмгә шулай ук әти – әниләрне дә чакырдык.

Укучыларга “Мәдәни мирасларга сәяхәт“ дигән информация сәгате үткәрдем. Башта авыл , районыбызның тарихы, мәдәнияте белән таныштырдым. Аннан балаларга “Кем күбрәк белә?” дигән уен тәкъдим иттем.

Көндәлек белән танышып, көндәлекне тутыру тәртибен аңлаттык. Әти – әниләрнең сорауларына җаваплар таптык. Аннан соң һәр балага регистрация үтеп, сайтка кердек.