Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

“Тел –күңел көзгесе”.

20 февраль көнне Носы авыл мәдәният йортында “Тел –күңел көзгесе дип исемләнгән әдәби бәйге оештырылы. Максат: туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү; телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү; туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү; милли горурлык һәм милли үзаң тәрбияләү. Бүгенге әдәби бәйгедә  укучылар танылган шагыйрьләрнең шигырьләрен сөйләделәр, хикәяләр яздылар,  викторина сораулары, ребуслар, башваткычлар чиштеләр, тел галимнәре, тел турында кызыклы мәгълүмтләр белән таныштылар. Китап  күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Кичә Г.Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.