Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

“Без – булачак солдатлар”

Балаларга патриотик тәрбия бирү максатыннан, китапханәдә “Без – булачак солдатлар” дип исемләнгән кичә үтте. Кичә барышында, тарих битләреннән, ”Кемнәр соң алар, Ватанны саклаучылар?” дигән сорауга җавап эзләдек. Армия сафларында хезмәт итүче авылдаш егетләребез турында мәгълүмат тупладык.  Әтиләре, абыйлары   солдатта булганнар,  алар турында сөйләп, фикерләр алыштык. Армия тормышына кагылышлы сорауларга җавап эзләдек, кроссвордлар чиштек, кызларга армиядән хатлар яздык, кызыксындырган сорауларга җаваплар таптык. “Ватан саклау – егетләрнең изге эше” дигән китап күргәзмәсенә обзор ясалды.