Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

"Искечә Яңа елны каршылап..."

13 январь көнне мәдәният йорты каршында урамда Искечә Яңа елны каршылау бәйрәмен үткәрдек.

Безнең халык күңелле итеп бәйрәм итә белә.  Носы мәдәният йорты каршына куелган чыршы янында Носы халкы гөр килеп Искечә Яңа елны каршы алды.  Мәдәният хезмәткәрләре берсеннән-берсе матур җырлар, күңелле уеннар белән халыкны ял иттерде. Кичәне башлап җибәргәч, Кыш бабай белән Кар кызын чыршы янына чакырдык. Алар халыкны бәйрәм белән котлап, үзләренең теләкләрен җиткерделәр, Кар кызы җыр башкарды. Кыш бабай үзе белән Әтәч һәм башка  урман хайваннарын да  алып килгән иде, аларга сүз бирдек.

Балалар Кыш бабайга өйрәнеп килгән шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар, Кыш бабай бүләкләр өләште.

Шуннан соң  төрле уеннар оештырдык, уеннар җырлар белән үрелеп барылды. Бию ярышлары оештырдык, конькида узыштык, капкага шайба кертү, чанада тартышу, Кыш бабайның капчыгын эзләү кебек бик күп уеннар уйнадык. Бәйрәм чарасына җыелган олысы, кечесе дә рәхәтләнеп биеде, күңел ачты ул көнне. Уеннарда катнашып, өйләренә бүләк белән кайтып китүчеләр дә булды. Чыршы тирәсенә җыелган халык Яңа ел имин булсын, байлык-муллык алып килсен, дип теләде .