Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

“Кышкы урман серләре”.

6 гыйнвар көнне китапханәдә балалар өчен  табышмаклар кичәсе үткәрелде. Балалар ике командага бүленделәр: “Йолдызчык” һәм "Ак Барс” командасына. Балаларга  халык  авыз иҗатының  бер  төре булган табышмаклар турында аңлатылды. Аннары балалар үзләренең  тапкырлыкларын күрсәттеләр, табышмакларга җаваплар бирделәр, мәкаль, сынамышлар әйттеләр.  Башваткычлар чиштеләр. Кичә бик күңелле үтте. Барлык балаларга  бүләкләр тапшырылды.