Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

“Ришвәткә юл куймыйк!”

 5 ноябрь көнне китапханәдә  “Ришвәткә юл куймыйк!” дигән китап күргәзмәсе төзелеп куелды.  Күргәзмәгә обзор ясалып, барлык төр укучы өчен белешмә сәгате үтте.

 Ришвәтчелекне ничек аңлыйбыз? -  башта шул турыда фикер алыштык. Нәрсә ул ришвәт ? Бу сүзгә аңлатма биреп, җәмгыятьтә нинди урын алып тора , шул турыда  аңлатылды.

Нинди өлкәләрдә һәм профессияләрдә ришвәтчелек киң таралган?  Нинди шартлар тудырылса, ришвәтчелек кимер иде? –  шушы сорауларга  фикер алыштык.

Балалар белән,  ришвәтчелеккә каршы, рәсем конкурсы оештырылды.