«Туган җирем – дуслык иле, Һәрбер милләт аның гөле»
Китапханәдә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан «Туган җирем – дуслык иле, Һәрбер милләт аның гөле» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Укучылар күргәзмә белән таныштылар, туган телгә карата бөек язучыларыбызның шигырьләрен сөйләделәр, мәкальләр әйттеләр, бирелгән табышмакларга җаваплар бирделәр.