Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

«Җылылык көтә җирдә һәр йөрәк»

Инвалидлар Декадасының төп максаты – халык игътибарын, сәламәтлегендәге кимчелекләр нәтиҗәсендә эшкә сәләтсез булган кешеләрнең проблемаларына юнәлтү, аларның ирекләрен һәм хокукларын яклау, иҗтимагый тормышта катнашуларын булдыру. Шулай ук без бу атналыкта үзебезнең әхлакый сыйфатларыбызны да барларга тиеш. Ярдәм итәбезме без инвалид кешеләргә һәм ничек итеп аларга ярдәм күрсәтә алабыз? Җылы сүз, игътибар авыру кешеләргә беркайчан да артык булмый. Шул уңайдан Носы авыл китапханә мөдире һәм мәдәният хезмәткәрләре авыл җирлегендә яшәүче инвалидларның хәлен белергә барды. Аларны бүләкләр, җылы сүз белән куандырырга тырыштылар. Безнең кечкенә генә игътибарабызга  да алар бик сөенде.