Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

"Сезгә тиеш әле бик күп назлар..."

Өлкәннәр көне уңаеннан китапханә, мәктәп, мәдәният йорты белән берлектә “Сезгә тиеш әле бик күп назлар...” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә үткәрдек.

Өлкәннәргә алдан чакырулар өләштек, бүләкләр тутырылды.

Өлкәннәрне бәйрәм белән Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Сагитов В.В. , мәктәп директоры Бадертдинов В.Х. котлады.

“Күңел язы картаймый” дигән китап күргәзмәсе төзеп, аңа обзор ясадым. Балалар һәм өлкәннәр катнашында матур җырлар , биюләр башкарылды. Өлкәннәр дә үзләренең яшьлекләрен искә алып, моңлы җырларын суздылар, хатирәләр белән уртаклаштылар. Ахырдан чәй өстәле артында коймак белән чәй эчердек.