Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

«Көзбикәдә кунакта»

Без барыбыз да табигать балалары. Табигать - ул безнең әйләнә-тирәбез, туган җиребез, туган ягыбыз...  Балаларда кечкенәдән үк табигатьне ярату, аның матурлыгын тою, шуны саклый һәм тудыра белү хисе тәрбияләнергә тиеш. Шул максаттан чыгып, балалар белән «Көзбикәдә кунакта» дип исемләнгән уен – сәяхәт оештырдык, мәдәният йорты белән берлектә. Уен барышында балалар белән көз турында табышмак, мәкаль, шигырьләрне искә төшердек. Балалар белән көзге табигать турында фикерләштек, төрле уеннар, спорт уеннары уткәрдек.