"Алтын туй - мәхәббәт чагылышы ул"
Алтын туй - еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк. Носы авылыннан Һәҗәрбикә-Зайнак Сәләхетдиновлар - матур гомер кичергән парларның берсе. Авыл советы һәм мәдәният хезмәткәрләре аларны бәйрәмнәре белән котлап кайтты.