Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

“Гаиләм- тормыш нигезе, балаларым – көзгесе...”

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан китапханәдә “Гаиләм- тормыш нигезе, балаларым – көзгесе...” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәдә гаилә психологиясен һәм мохитен җайга салу буенча китаплар куелган. Авторлар чын хатын-кызларның гаилә мөнәсәбәтләрен саклау серләрен ачалар, уңай фикерләү аша тормышны яхшы якка үзгәртү турында файдалы киңәшләр бирәләр. Балаларны тәрбияләү, гаилә һәм белем бирү учакларының бергә аралашып эшләүләре турында китаплар экспозициядә зур урын били.