Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

"Мин тормышны сайлыйм".

Россиядә наркотиклардан ел саен 8 меңләп кеше дөнья куя. Тагын шунысы аяныч - наркомания яшәрә бара. Мәктәп яшендәге балаларның бер өлеше алкоголь, сигарет, наркотиклар белән “экспериментлар ясауга” гаеп дип тә карамый, киресенчә, моны “текә” тормыш күрсәткече дип саный. Әлеге начар гадәтләр көчсез рухлыларга хас һәм үлемгә алып бара торган юл икәнлеген китапханәчеләр дә аңлатырга һәм инандырырга бурычлы. Шул максаттан чыгып, «Мин тормышны сайлыйм» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде.