"Рәхмәт сиңа, ветеран!"
Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Сагитов В.В., мәдәният хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары тыл ветераннарына "1941 - 1945 еллардан Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел" юбилей медален тапшырдылар. Алар ветераннарның батырлыгына янә бер сокланып, аларга рәхмәтләр әйттеләр, исәнлек-саулык, озын гомер теләделәр.