«Хатын – кызлар җирнең бизәге»
7 мартта Носы мәдәният йортында халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Хатын – кызлар җирнең бизәге» исемле әдәби - музыкаль кичә үтте. Кичәбез котлаулар, төрле уен, конкурслар, җыр - биюләр белән үрелеп барылды. Мәдәният йортының фойесында оештырылган китап күргәзмәсе дә килгән кунакларны кызыксындырды.