Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

“Арча ягы язучылары”

Арча төбәгеннән чыккан мәгърифәтче һәм язучылар бик күп. Татар халкының йөзек кашлары булган язучыларыбыз Габдулла Тукай, Галиәсгар Камал, Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, мәгърифәтчеләребез Габделнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗани һәм башкалар Арча ягы данын еракларга тараттылар. Соңгы вакытларда гына да тагы 30 дан артык мәгърифәтче, 40 ка якын язучы, Арча җирлегендә туган йөзләгән сәнгать әһелләре, Арча белән нинди дә булса бәйләнеше булган 30 дан артык язучы ачыкланды. Арча ягы язучылары турында күбрәк белү максатыннан чыгып, “Арча ягы язучылары” дип исемләнгән әдәби уен үткәрелде. Алдан якташ язучыларыбызның әсәрләре  белән таныштык.

Сорау-биремнәр рәвешендә уенны оештырылды. 1) Исемен әйт 2) Ни өчен? 3) Аңлат 4) Тәкъдим ит 5) Уйлап тап 6) Уртаклаш. Бу алым әсәрне төрле яктан фикер йөртеп ачарга ярдәм итә,  әдәби әсәр белән танышкач, укучылар түбәндәге сорауларга җавап бирә алалар.