Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

“Тыңла, сөйлим сугыш турында...”

2020 нче ел бик матур юбилейлары белән килеп керде. Быел без Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп узабыз. Җиңү безнең илгә бик зур корбаннар аша килде. Илебез өчен иң зур бәйрәмнәрнең берсе - Җиңү бәйрәмен без ел саен зурлап уздырабыз. Китапханәдә “Тыңла, сөйлим сугыш турында...”дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады.