"Гомерләрнең алтын көзләре..."
Өлкәннәр көне уңаеннан китапханә, мәктәп, мәдәният йорты белән берлектә “Гомерләрнең алтын көзләре...” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә үткәрдек.
Өлкәннәргә алдан чакырулар өләштек, бүләкләр тутырылды.
Өлкәннәрне бәйрәм белән Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Сагитов В.В. , укыту - тәрбия эшләре мөдире Сафиуллина Г.К. котлады.
“Күңелләрдә һаман яз әле” дигән китап күргәзмәсе төзеп, аңа обзор ясадым. Балалар һәм өлкәннәр катнашында матур җырлар , биюләр башкарылды, уеннар оештырдык. Өлкәннәр дә үзләренең яшьлекләрен искә алып, моңлы җырларын суздылар, хатирәләр белән уртаклаштылар. Ахырдан чәй өстәле артында коймак белән чәй эчердек.