Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

“Йөрәкләрдә сүнмәс ут бар...”

Носы мәктәбендә шагыйрь һәм фән докторы Рифат Җамал белән “Йөрәкләрдә сүнмәс ут бар...” дип исемләнгән очрашу кичәсе булды. Кичәдә шагыйрьнең шигырьләре укылды. Шигырьләрен китап сөючеләр дә, автор үзе дә башкарды. Чыгышлар музыкаль тәнәфесләр белән аралаштырып алып барылды. Бәйрәм укучыларда, кунакларда матур тәэсирләр калдырды.