Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

“Без бәхетле илнең балалары".

Татарстан Республикасы Конституциясе 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителә. Әлеге Конституция, Татарстан Республикасының күпмилләтле халкы һәм татар халкы ихтыярын чагылдырып, кеше һәм  граждан хокукларының һәм ирекләренең өстенлеген гамәлгә ашыра, халыкларның гомумтанылган үзбилгеләнү хокукына, аларның тигез хокуклылыгы, ихтыяр белдерүнең иреклелеге һәм бәйсезлеге принципларына нигезләнә, тарихи, милли һәм рухи традицияләрнең, мәдәниятләрнең, телләрнең сакланып калуына һәм үсешенә, гражданнар татулыгын һәм милләтара килешүне тәэмин итүгә ярдәм итә, федерализм принципларында демократиянең ныгуы, Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше, Россия Федерациясе халыкларының тарихи барлыкка килгән бердәмлеген саклап калу өчен шартлар тудыра.   Республикабызның Конституциясе көне уңаеннан китапханәдә “ Без бәхетле илнең балалары ” дигән темага интеллектуаль уен  уздырылды. Китапханәче законнарның әһәмияте һәм Конституциянең мөһимлеге, Конституциянең барлыкка килү тарихы турында сөйләде, аның структурасы белән таныштырды, шулай ук ТР гражданнарының төп хокуклары һәм бурычлары турында мәгълүмат бирде. Монда безнең авыл яшьләре катнашып, үзләренең хокукый белемнәрен ныгыттылар. Уен формасында барган кичәдә без законнар, кешеләрнең хокуклары турында сөйләштек. Нәрсә ул хокук бозу, җинаять җаваплылыгы бу сорауга җавапларны без катнашучылар белән ситуацияләр ачыклап таптык.