"Көзге бал"
Мәктәптә “Көзге бал” бәйрәме үткәрелде. Анда 5-9 нчы класс укучылары катнашты. Чара укучыларның иҗади сәләтен үстерү, татар халкының хезмәткә булган карашын, күркәм гореф-гадәтләрен хөрмәтләргә өйрәтү, шигырь, җыр-бию аша туган телебезнең байлыгын, матурлыгын күрсәтү максатларыннан чыгып үткәрелде.Бәйрәм буласы фойега көзге композицияләр ясалды. Көз темасын чагылдырган китап күргәзмәсе эшләп куелды.