"Экстремизмга - юк!"
5 сентябрь көнне китапханәдә “Экстремизмга – юк!” дип исемләнгән информация сәгате үтте.
Укучыларга экстремизмның асылы , аңа каршы көрәш юллары аңлатылды. Монда яшьләрнең нинди роль уйнавы турында әйтелде. Бесланда булган вакыйгаларга тукталдык.
Экстремизм һәм терроризмга карата укучылар үз фикерләрен җиткерделәр. Алар , без террорчыларны аңламыйбыз, идеологик карашларга юл куймаска кирәк дигән фикерләрне җиткерделәр.