Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

«Изгелек – китап аша”

Кеше гомере-диңгездәге бер тамчы.Шушы кыска гына вакыт эчендә ул зур-зур планнар кора.Һәр кешенең дә яшисе килә.Ләкин язмыш кешеләр өчен көтелмәгән борылышлар әзерләп куярга да мөмкин.Безнең татар әдәбиятында да әнә шундый авыр язмышка дучар булган, көчле рухлы язучыларыбыз бар. Темага багышлап китап күргәзмәсе, буклетлар ясап куелды.Укучыларга Ф.Яруллин, Г.Сәгыйров, якташыбыз Р.Мөхәммәт иҗатлары турында кыскача мәгълүмат бирелде.Җирдә яшәү шулкадәр рәхәт, сәламәт булу-үзе зур бәхет, бер-беребезгә игелек һәм изгелекләр кылып яшәүгә ни җитә дигән нәтиҗәгә килдек.Чара азагында һәр укучыга буклетлар таратылды.