Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

"Кирәмәт" чишмәсен ачу

15 сентябрь көнне дә алар бик матур бәйрәм ясадылар – үзара салым акчасына  төзекләндерелгән “Кирәмәт” чишмәсен ачу тантанасы булды.  “Бәйрәмне Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Вәзир Вазихович ачып җибәрде. Җирлектә шушы айларда гына өч чишмә ачылуы бик күңелле күренеш дип, авыл халкына үзенең рәхмәтләрен җиткерде. Кайткан кунаклар Борис Антонов, Венера Бариева авыл тарихларын барлап, шушы изге эштэ ярдәм иткән авыл җирлегенә зур рәхмәтләрен җиткерделәр. “ Безнең әбиләребезнең сөйләшүләре дә җырга  ошаган бит, шушы чишмә кебек челтерәп чыга. Җырлы, моңлы халык бездә. Килешәсездер минем белән?” дип, үзенең моңлы җырларын авылдашларына бүләк итте.

 Бәйрәм җыр – биюсез узмый. Бу көнне авыл үзешчәннәренең чыгышы, Сәрдәбашның “Туым җондызы” ансамбленең дә биредә булуы тантананы тагын да тулыландырып җибәрде.