Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

«Сәламәт яшәү рәвеше – заманча!?»

Яшүсмерләрнең сәламәт, кыю фикерле, киләчәгебезнең алтын баганалары булып өлгерүенә ирешү өчен бүген дөрес тәрбия һәм дөрес юнәлеш бирү кирәк. Шул максаттан чыгып, яшүсмерләр белән «Сәламәт яшәү рәвеше – заманча!?» дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды. Чара барышында әдәби әсәрләрдән өзекләр укылды. Шуның  буенча укучылар  фикере  тыңланды. “Нинди яшәү рәвеше алып барырга?” – дигән сорауга яшүсмерләр үз фикерләрен әйттеләр.