Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

"Бүген Җиңү көне"- митинг.

 Авылыбызда Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы митинг үткәрелде. Митингка җыелган халык Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның истәлеген бер минут тынлык белән искә алды. Бәйрәмгә килгән җитәкчеләребез, кунакларыбыз сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, гомүмән, бөтен халыкны Бөек Җиңү көне белән котладылар. Җиңүче- якташларыбыз истәлеген һәрвакыт хәтер түрләребездә сакларга һәм алар белән горурланырга чакырды.