Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

"Китаплар иленә сәяхәт"-кычкырып уку оештырылды.

Түбән Мәтәскә балалар бакчасында "Китаплар иленә сәяхәт" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Татар халык әкиятләр китабыннан, кызыклы әкиятләр укылды. Бергәләшеп әкият геройлары турында фикерләр алыштык. Балалар белән табышмакларга җаваплар эзләдек. Төрле кызыклы уеннар уйнатылды. Балалар бик актив булдылар. Барысы 32 бала катнашты.