Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

“Сезгә тиеш әле бик күп язлар,рәхмәт,сезгә, рәхмәт, ветераннар!”(әдәби кичә)

 

7 май  көнне Түбән Мәтәскә авылы һәйкәле янында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 71 еллыгына багышланган әдәби кичә булып үтте.Бу чарада җирлектәге бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Әнвәр абый Камалов , сугыш чоры балалары,җирле җитәкчеләр,мәдәният хезмәткәрләре,мәктәп укчылары һәм укытучылар,авыл халкы катнашты.Әнвәр абый Камаловның сугыш турында сөйләве чыгышы берәүне дә битараф калдырмады.Шулай ук балачагы сугыш елларына туры килгән сугыш чоры баласы Сәрбиҗиһан апа Әсхәдуллинаның чыгышы күңелләргә үтәрлек булды.Соңыннан мәктәп укучылары сугыш турында,Бөек Җиңү турында шигырьләр сөйләделәр,җырлар җырладылар.Чара ахырында һәйкәлгә чәчәкләр һәм венок салдылар,сугышта һәлак булган авылдашларыбызны 1минут тынлык белән искә алдылар.