Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

"Гасырлар буе җуелмас яра"

   Ленинград блокадасы...Илебез тарихына бу көн сугышчан дан көннәренең берсе булып кереп калды. Бу датаны,75 еллыкны,илебездә төрле чаралар белән,бик зурлап искә алалар.Без дә читтә кала алмадык,китапханәдә,интернет аркылы,тарихи урыннарга "виртуаль экскурсия" үткәрдек.  Моннан күп еллар элек минем үземә дә,Ленинград блокадасына багышлап төзелгән,сугышчан дан мемориалында булырга туры килде. Мондагы тетрәндергеч хәтирәләрне,әлеге мемориалның сайты аша,укучыларыма да җиткердем.