Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

"Китапханәдә яңалыклар бар"

   Китапханәдә яңалыклар даими булып тора.Соңгы яңалыкларның берсе- яңа партия китаплар кайтты. Кайткан китаплар арасында танылган авторлар Нурислам Хәсәнов,Мәхмүт Хәсәнов,Вахит Имамов,Мөхәммәт Мирза,Рәдиф Гаташның сайланма әсәрләр тупланмалары бар.Шулай ук данлыклы тарихи язучы Нурихан Фәттах әсәрләренең русчага тәрҗемәләре бар.Ә бигрәк тә сөенечле һәм шатлыклы яңалык- ул хезмәттәшебез Надия Йосыпованың "Хисләремнән сәйлән тезәм..."дигән шигырьләр китабы.
      Ә икенче яңалык- китап укучы билетлары бирүне дәвам итәбез. Авылдашларыбыз,китап укучылар әкренләп бу яңалыкны кабул итеп,бердәм китап укучы билетларына ия булып киләләр.