Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

"Авылыбыз тарихы"

    Яңа ел каникуллары барган көннәрдә авылыбызның бер төркем егетләре китапханәгә авылыбыз тарихы белән кызыксынуларын белдереп мөрәҗәгать иттеләр. Авылыбыз тарихы буенча матбугатта чыккан фактлар бик күп булмаса да, тарихка кергән кайбер вакыйгалар  китапханәдә саклана. Шулай ук егетләрне Бөек Ватан сугышы чоры да кызыксындырды. Алар китаплардан ("Хәтер китабы","Батырлар китабы","Алар илгә җиңү алып кайтты") үзләренең туганнарының исем-фамилияләрен эзләп таптылар.