Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

"Хуш киләсең,Яңа ел!"

   30 декабрь көнне авыл клубында Яңа елны каршы алуга багышланган бәйрәм кичәсе булып узды. Авыл яшьләре көче белән бик матур чара үтте. Кунакка Кыш бабай белән Кар кызы да килде. Алар тәмле күчтәнәчләр өләштеләр.Ә кем үзенең осталыгын күрсәтте-шуларга Кыш бабай бүләк тә бирде әле.Кызыклы уеннар,матур җырлар,дәртле биюләр белән бәйрәм киче бик күңелле үтте.