Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

Яраткан язучы

   Арча үзәк китапханәсендә соңгы вакытларда бик популяр язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән бик җанлы,җылы очрашу булып узды.Без бу чарага бик теләп килдек һәм бик рәхәтләнеп язучының тормышы,иҗаты турында тыңладык.Очрашу бик эчтәлекле дә мавыктыргыч та булды һәм без аның ничек тиз үтеп киткәнен сизми дә калдык.Яхшы итеп ,зәвык белән төзелгән сценарий,уңайлы мохит,иҗади,җылы атмосфера-болар бар да чараның матур үтүен тәшкил итүче төп шартлар. Һәм бу көнне оештыручылар моңа ирештеләр дә.Без,китапханәчеләр өчен,китапханәнең бер генә булса да  яңа китапка баюы мөһим.Һәм без бу көнне язучының автографы белән яңа китаплы да булдык.