Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

Сәләтлеләр-"Сәләт"тә

   11-14 ноябрь көннәрендә "Сәләт"нең Биләр базасында "Әдаманнар ярышы" булып узды.Бу ярышта безнең китапханәнең актив укучысы Зөлфия Хасанова катнашты.Чара 4 турдан торды.Зөлфия һәр турга җентекләп әзерләнде.Үзеңне тәкъдим итү өлешендә ул  чыгышын Арча ягы,Тукай әсәрләре белән бәйләп ясаган презентациясе жюри тарафыннан уңай бәяләнде. Шулай ук ул жюрига үзебезнең якларда үскән хуш исле үләннәрдән җыелган "АрЧА-ЧАй"дә ясап тәкъдим итте.Хәлиткеч дуртенче турга үткән 24 кешедән сайлап алынган,финалга чыккан 4 кеше арасында Зөлфиянең исеме яңгырау да зур күрсәткеч.Һәм менә нәтиҗә - XVII-республикакүләм "Әйдаманнар ярышы"ның I лига финалисты дипломы, медале һәм Зөлфия "Сәләт"нең Әйдаманнар сафына кабул ителде.