Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

"Татар халык ашлары"

 5 ноябрь көнне авыл китапханәсендә  "Ак калфак" оешмасының "Аулак өй" чаралары кысаларында "Татар халык ашлары көне" булып узды.Чарага әлеге оешма членнары чакырылды. Һәр хатын-кыз үзе яратып әзерли торган берәр милли ризык алып килде.Мондый эчтәлектәге чаралар кешеләрне бер-берсенә тагын да якынайта.Чөнки алар кайчандыр бергә эшләгәннәр яки яшьлекләре бер чорга туры килгән.Аларның сөйләшер сүзләре,уртак темалары җитәрлек.Күбесе пенсия яшендә булганлыктан,алар хәзер күбрәк өйдә генә булалар.Шуңа да мондый чаралар бик кирәк,чакыргач та бик теләп килеп җитәләр.Милли ризык,кайнар чәй,түгәрәк өстәл,җылы мөхит-кеше күңелен җылытырга тагын ни кирәк? Серләшеп,сөйләшеп,сыйланып вакыт тиз үтеп тә китте.