Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

"Язгы,җәйге эш-көзге мул уңыш"

   14нче сентябрь көнне китапханәдә "Язгы-җәйге эш-көзге мул уңыш" дип аталган рецептлар ярминкәсе булып узды.Чарага авылның хатын-кызларның "Ак калфак"оешмасы әгъзалары чакырылды.Алар һәрберсе үз бакчасында өлгергән яшелчә,җиләк-җимешләрдән ясалган компот,салат,тозлаган әйберләр алып килделәр.Һәркайсы үзенә ошаган рецепт белән уртаклашты.Һәркемгә үзе теләгән ризыкны татып кару мөмкинлеге дә бар иде,теләгәннәр бик теләп файдаланды.Шулай ук "Язгы,җәйге эш-көзге мул уңыш"дип аталган китап һәм бакчаларыбызда үскән берсеннән-берсе матур,төрле формадагы яшелчә,җиләк-җимешләрдән ясалган "Муллык белән илгә көзләр килә"күргәзмәсе һәркемнең күңеленә хуш килде.