Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

"Алма бабай бүләкләре"

   1 август танылган балалар шагыйре,балалар өчен язылган бик күп китаплар авторы Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинның олы юбилее: аңа 70 яшь! Бу уңайдан китапханәдә балалар өчен "Алма бабай бүләкләре"дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде.
    Р.Миңнуллин балалар шагыйре генә түгел,ул бик күп танылган җырларның сүз,берсеннән-берсе матур шигырьләр , зурлар өчен язылган күп китаплар авторы да.Шуңа балалар өчен генә китап күргәзмәсе төзелсә бик үк дөрес булмас иде.Һәм олы һәм урта яшьтәге китап укучылар өчен дә "Талбишектә үскән ул" дип аталган күргәзмә төзелде 1әм китап укучылар тарафыннан бик җылы кабул  ителде.