Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

"Алтын каләм-2018"

  10-14 июль көннәрендә Павел Миронов теплоходында "Алтын каләм" фестивале гөрләде. Бу чарада безнең китапханәнең иң актив укучысы Зөлфия Хасанова да катнашты.Һәм фестивальнең "Гран-при"га лаек булды.Ул китапханәдә бу чарага бик озак һәм тырышып әзерләнде,вакытлы матбугат белән даими танышып барды,танылган журналистларның статьяларын укыды,интервьюларын өйрәнде.Һәм менә нәтиҗәдә Арча районында беренче тапкыр "Гран-при" иясе булды.