Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

"Әкиятләр илендә"(балалар китабы көне)

  Халыкара балалар китабы көне уңаеннан,1апрель көнне китапханәдә "Балалар китабы көне" үткәрелде. Балалар бакчасы коллективы да бу чарадан читтә калмады.Анда "Кәрзинемдә-әкият"дип аталган әкият китаплары белән танышу сәгате булып үтте.Балалар төрле әкиятләр буенча бирелгән табышмакларга,сорауларга җавап бирделәр.Соңыннан чара дисктан татарча мультфильм карау белән дәвам итте.
  Көнне икенче яртысы китапханәдә дәвам итте.Китапханәгә килгән башлангыч сыйныф укучылары бу көннең килеп чыгу тарихы белән таныштылар.