Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

"Бәйрәмгә бүләк-театрга сәяхәт"

 6март көнне авылыбызның "Ак калфак"оешмасы членнары Казанга Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куеган "Әтәч менгән читәнгә"спектаклен карага бардылар. Уйланырга мәҗбүр иткән бу әсәр барыбызга да бик ошады. Соңыннан катнашкан актерлар Фәнис Җиһанша,Раил Шәмсуаров,Минвәи Габдуллин белән очрашу да булды.