"Муса Җәлил-герой шагыйрь"
15 февраль көнне китапханәдә герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗаты буенча шигърият сәгате узды. Чарага мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары чакырылды. Чараның максаты-балаларга герой турында тагын да күбрәк мәгълүмат бирү һәм Муса Җәлил иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.Укучылар шигырьләрен сөйләделәр.Соңыннан геройның иҗаты буенча викторина сорауларына җавап бирделәр