Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

"Хуш киләсең,Яңа ел!"

    31декабрь көнне Түбән Мәтәскә мәдәният хезмәткәрләре көче белән авыл клубында яңа 2018 елны каршы алуга багышланган "Хуш киләсең,Яңа ел!"дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булып узды.Яңа ел ул-тәмле бәйрәм,шатлыклы,күңелле бәйрәм.Безнең бәйрәм кичебезне ямьләп кунакка Кыш бабай белән Кар кызы да килде. Сәхнәгә менеп шигырьсөйләгән,җыр җырлаган һәр балага тәмле бүләкләр өләште.Шулай ук әкияти урманнан да серле кунаклар килделәр.Алар да буш кул белән түгел,ә биремнәр-Яңа ел турында табышмаклар алып килгәннәр.Бәйрәм авылыбызның үзэшчән сәнгатьтә катнашучыларның концерт номерлары белән үрелеп барды.