Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

"Чәй яны-гаилә җаны"

  15 декабрь-халыкара чәй көне буларак билгеләнеп үтелә.Рәсми булмаган бу бәйрәм елдан ел бездә популярлаша бара.Чөнки безнең милләтнең милли эчемлеге-чәй. Бу уңайдан китапханәдә "Ак калфак"оешмасы членнары белән берлектә,"Чәй көне"билгеләнеп үтелде.Китапханәдә "Җанга дәва-чәй" дип аталучы китап күргәзмәсе төзелеп,килгән кунакларга тәкъдим ителде һәм обзор ясалды.Китапханәче төрле илләрдәге һәм үзебездәге төрле чәй йолалары турында сөйләде,чәй турында татар халык мәкальләре укыды.Чарада шулай ук төрле чәйләрне татып карау да булды.Яшел чәй,имбирьлы чәй,мәтрүшкәле чәй,сөтле чәй,кара җәй һәм башка чәй төрләре арсыннан кунаклар үзләренә ошаганын сайлап алды.Һәркем чәй пешерүнең үзе белгән серләре белән уртаклашты,үзе яраткан чәй турында сөйләде. Җылы,җанлы,тәмле чәйле әңгәмә барышында чәй турында матур җырлар да тыңланды.