Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

"Әнием-син якты кояшым"

   Ноябрьнең соңгы якшәмбесе илебездә "Әниләр көне" буларак билгеләнеп үтелә.Бу көнне барлык мәдәният учакларында төрле бәйрәм чаралары үтә. Шул исәптән без дә,25 ноябрь көнне,бу чарадан читтә калмадык.Китапханәдә бу көнне бәйрәм табыны әзерләнде һәм хөрмәтле әниләребез кунакка килде.Бу көнне аларга бүләккә,әлбәттә,әниләр турында матур җырлар һәм шигырьләр яңгырады,чәй өстәле артында җанлы әңгәмә барды.Ә кич авыл клубында бәйрәм ял концерты белән дәвам итте.