Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

"Глаголица"конкурсы

   "Счастливые истории" дип аталучы фонд һәм Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган "Глаголица" балалар әдәби премиясе җиңүчеләре арасында быел безнең китапханәнең актив укучысы Зөлфия Хасанова да бар иде.Конкурсның шартлары буенча балалар үзләре иҗат иткән әсәрләрне әлеге конкурска җибәрергә тиешләр иде.Мәртәбәле жюри 540 эш арасыннан иң яхшыларын сайлап алып,22 ноябрь көнне "Әкият"курчак театрында бүләкләү тантанасы үтте.Зөлфия бу конкурска "Бәхетле иттең,күрше"исемле әсәре белән катнашып "14-17 яшь категориясендә Татар телендә проза " номинациясендә 3 урынны яулады һәм диплом,кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде.Бик матур оештылырган чарада бик күп язучылар,шагыйрьләр,республикабыздан гына түгел,төрле чит төбәкләрдән һәм чит илләрдән дә килгән талантлы балалар бар иде.